420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанда Саратов өлкәсеннән килгән җиңел автомобиль белән йөк машинасы бәрелешкән. Җиңел машина йөртүчесе урында ук һәлак булган. Бу хакта юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.
Әлмәт районында трассада 14нче модель «Лада» автомобиле йөк машинасына бәрелгән. Һәлакәттә җиңел машина салоны тулысынча изелгән.
Шаһитлар сүзләренә караганда, «Лада» машинасы йөртүчесе шунда ук һәлак булган.