Татарстанда М7 трассасында юл читенә төшеп киткән фураны видеога төшергәннәр

Авария бүген иртән автомобиль юлының 838нче чакрымында – Богородское авылы янында булган.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда М7 трассасында юл читенә төшеп киткән йөк автомобилен видеога төшергәннәр.

Авария бүген иртән автомобиль юлының 838нче чакрымында – Богородское авылы янында булган.

Кадрлардан күренгәнчә, йөк автомобиле юл читенә төшеп киткән, кузовы ватылып, кисәкләре юл буйлап чәчелгән.

Хәзер авариянең сәбәпләрен һәм зыян күрүчеләр бармы-юкмы икәнлеген ачыклыйлар.