Татарстанда быел 3220 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 238 кеше үлгән

Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров соңгы биш елда юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучыларның гомуми саны шактый кимүен әйтте.
(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ», Елена Сәлахова). ТТатарстанда быел 3220 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 238 кеше үлгән. Бу хакта юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров әйтте.Республиканың баш автоинспекторы Ленар Габдрахманов утырышта быелгы юл-транспорт һәлакәтләре статистикасын китерде.«Быелның тугыз ае нәтиҗәләре буенча Татарстанда 3220 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 238 кеше үлгән, тагын дүрт меңе яраланган», - дип сөйләде Ленар Габдрахманов.Аның сүзләренчә, һәлакәтләрнең күп өлеше машина йөртүчеләр узып китү вакытында каршы як хәрәкәт юлына чыкканда, трассаларда була.«Машина йөртүчеләр узып китү алдыннан юл хәлен бәяләмиләр яки каршы як полосага чыккач, кесә телефоны белән мавыгалар», – дип өстәде Габдрахманов.Шуңа да карамастан, Гафаров соңгы биш елда юл – транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучыларның гомуми саны шактый кимегәнлеген әйтте. Ул вакытта һәлак булучылар саны 900 кешегә җиткән. Гафаров ирешелгәннәрдә тукталып калмаска һәм юллардагы аварияләр кимесен өчен барысын да эшләргә кушты.