Татарстан прокуратурасы люкка бала төшеп китү видеосын тикшерә

Бүген социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда шундый кадрлар барлыкка килде.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан прокуратурасы баланың люкка төшеп китүе турындагы видеоны тикшерә. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Бүген социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда әнисе белән урамда йөргән баланың люк өстенә басуы һәм төшеп китү видеоязмасы барлыкка килде. Очраклы узып баручылар ярдәмгә килә һәм баланы тиз арада аннан чыгаралар. Видео авторлары ул Татарстанда төшерелгән, дип белдерә.

Галиев сүзләренчә, хәзерге вакытта күзәтчелек ведомствосы бу хәлнең Татарстан торак пунктларының берсендә чыннан да булганмы икәнлеген ачыклый. Әлегә бу хакта төгәл мәгълүмат юк. Тик бу факт расланса, прокуратура тикшерү оештыра һәм коммуналь хезмәтләрнең яки башка җаваплы оешмаларның гамәлләренә бәя бирәчәк.