news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск-Мәскәү самолеты Казан аэропортына төшеп утырырга мәҗбүр булган

Пассажир самолет бортында аңын югалткан.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген иртәнге сигезенче яртыда Омск-Мәскәү рейсы самолеты, пассажирның хәле начарлану сәбәпле, Казан аэропортына төшеп утырырга мәҗбүр булган.

«Пассажир Казан шәһәре хастаханәсенә җибәрелгән. 08:25 сәгатьтә самолет очып киткән», — дип хәбәр итте «Татар-информ»га «Казан» халыкара аэропортының матбугат сәркатибе Гадел Гатауллин.

РКБның матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, пассажирга 35 яшь, ул самолет бортында аңын югалткан. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100