420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 24 август, "Татар-информ"). Россиядә техник күзәтү узмаган автомобиль белән идарә итү һәм аның куркынычсызлык таләпләренә туры килмәве өчен штраф барлыкка киләчәк, дип яза "Известия".
Бу хактагы канун проекты норматив хокукый актларының интернет-порталында урнаштырылган. Техник тикшерү узмаган автомобиль белән идарә иткәнгә административ штраф 800 сум тәшкил итәчәк, дип көтелә. Бу җаваплылыкка транспорт чаралары хуҗаларын Россия Эчке эшләр министрлыгы тартачак.