Әлки районында административ штрафларын вакытында түләмәгән 105 кешенең эше судта карала

Ел башыннан бирле районда “әҗәтле” 49 кеше штрафын икеләтә арттырып түләргә мәҗбүр ителгән.

(Әлки, 24 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында быел юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафларны вакытында түләмәгән 105 кешегә карата материаллар судка юлланган, дип яза җирле басма.

Мәгълүм булганча, штрафлар ике ай вакыт эчендә түләнергә тиеш. Әлеге кагыйдәне санга сукмаучыларга карата кырыс чаралар күрелә. Андыйлар түләнмәгән штраф суммасын ике тапкыр арттырып түләргә яисә 15 тәүлеккә кадәр арестка, я булмаса 50 сәгатькәчә мәҗбүри эшләргә хөкем ителә. Ел башыннан бирле районда “әҗәтле” 49 кеше штрафын икеләтә арттырып түләргә мәҗбүр ителгән. 21 кеше сак астына алынган, 10 кеше мәҗбүри эшләргә дучар булган. Штрафын тиешле срокта түләмәгән бүтәннәргә карата материаллар әлегә җәмәгать судында карала.