Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Арча районында котырган төлкеләр ташлана
Төлкеләр арканда торган терлекне корбаны итә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 24 август, “Татар-информ”). Соңгы көннәрдә Арча районының төрле почмакларыннан котырган төлкеләрнең йорт хайваннарына ташлануы турында хәбәрләр еш килә башлады. Мәсәлән, Наласа авылының бер урамында гына да мондый өч очрак теркәлде инде.
Төлке көпә–көндез бакча башында арканда торган сыерга ташланган. Бу юлы төлкенең үзен дә юк итәргә өлгерделәр. Сыерга ветеринария берләшмәсеннән килеп вакцина кададылар. Авыл халкы шуның белән тынычландык дип торганда, иртән тагын бер котырган төлке аркандагы терлекләргә зыян китергән дигән хәбәр килеп иреште, дип яза “Арча хәбәрләре” басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз