Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда алты бала антисептик эчеп агуланган
10 яшьтән 13 яшькә кадәр булган балалар зыян күргән.
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ»га кичә Питрәч районы үзәк хастаханәсенә агулану билгеләре булган алты бала китерелгәнен хәбәр итте.
Аларның барысының да антисептик эчүләре ачыкланган. Беренче мәгълүматларга караганда, бу лагерьларның берсендә булган. 10 яшьтән 13 яшькә кадәр булган балалар зыян күргән. Алтысына да тиешле ярдәм күрсәтелгән. Бүген алар үзләрен яхшырак хис итә.
Якын арада аларны хастаханәдән чыгарырга планлаштыралар, балалар сәламәтлегенә куркыныч янамый, дип хәбәр итте агентлык чыганагы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз