news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада автомобиль белән бәрелешкән мотоциклчыны хастаханәгә озатканнар

ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне юлда мөмкин кадәр игътибарлы булырга чакыра.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә Түбән Камада кичке сәгать бишләр тирәсендә Химиклар проспектында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ»га Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлегендә хәбәр иттеләр.

Renault хуҗасы юлда борылган вакытта мотоциклга юл бирмәгән һәм аның белән бәрелешкән. Аннары мотоцикл борылырга баскан башка Kia автомобиленә бәрелгән.

Һәлакәттә кулы, аягы һәм биле җәрәхәтләнгән мотоциклчыны җирле хастаханәгә илтәләр.

Түбән Кама ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне юлда мөмкин кадәр игътибарлы булырга чакыра. Шулай ук күп кенә автомобильчеләр өчен юлда мотоциклчы пәйда булуы көтелмәгән хәл була.

Дәүләт автоинспекциясе юлда барганда барлык юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәк, дип искәртә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100