news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прокуратура Татарстанда балалар антисептик белән агуланганнан соң тикшерү башлады

Балалар лагерьда агуланган.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ»га балалар антисептик белән агуланганнан соң тикшерү башланганлыгын хәбәр итте.

Элегрәк агентлык Питрәч районы үзәк хастаханәсенә агулану билгеләре булган 10-13 яшьлек алты баланы китергәннәрен хәбәр иткән иде. Беренче мәгълүматларга караганда, балалар лагерьларның берсендә агуланган.

Питрәч районы прокуратурасы әлеге хәлнең барлык шартларын ачыклый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100