Татарстанда бер тәүлектә ике ир-ат суда батып үлгән

Һәлакәт сәбәпләре ачыклана

  (Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Бу ялларда Татарстан сулыкларыннан ике ир-атның үле гәүдәсе чыгарылган.
1988 елгы ир-атның үле гәүдәсен Кама елгасыннан Чаллының “Сандали” пляжы тирәсеннән чыгарганнар.
ТР Буа районының Вольный Стан авылындагы җирле сулыктан 18.00 сәгатьтә 1969 елгы ир-атның үле гәүдәсе чыгарылган.
Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, суда батып үлүчеләрнең гәүдәләре хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырылган. Һәлакәт сәбәпләре ачыклана.