Татарстанда коронавирустан тагын бер кеше вафат булган

23нче майга республикада Covid-19 вирусыннан 490 үлем очрагы теркәлгән.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Татарстанда тагын бер кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән. Ул 1953 елгы ир-ат..

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

23нче майга республикада Covid-19 вирусыннан 490 үлем очрагы теркәлгән.