Эшчене контейнерда 18нче катка менгерүләре сурәтләнгән видеодан соң тикшерү башланды

Прокуратура хезмәткәрләре белгечләр белән бергә әлеге төзелеш мәйданчыгында иминлек кагыйдәләренең ничек үтәлүен тикшерәчәк.

(Казан, 24 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Күзәтү ведомствосы бер эшчене контейнерда 18нче катка менгерүләре сурәтләнгән видео чыкканнан соң тикшерү эшен башлады.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, прокуратура хезмәткәрләре белгечләр белән бергә әлеге төзелеш мәйданчыгында иминлек кагыйдәләренең ничек үтәлүен тикшерәчәк. Хилафлыклар табылган очракта, тиешле чаралар күреләчәк.

Социаль челтәрләрдә бер эшчене Казан дәүләт энергетика университеты тулай торагы төзелешендә контейнерда 18нче катка менгерүләре сурәтләнгән видео чыгуы хакында агентлык элегрәк хәбәр иткән иде.