Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөреледә исерек шофер «Шевроле Нива»да техник хезмәт күрсәтү бинасына барып бәрелгән
Авариядә җәрәхәтләр алган машина йөртүче һәм пассажир хастаханәгә озатылган.
(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Татарстанда исерек шофер внедорожникта бинага барып бәрелгән һәм юл кырыена төшеп киткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.
Агентлыкка мәгълүм булганча, бүген иртәнге сәгать алтыда Биектау районының Бөреле җәнлек совхозы бистәсе янында юл-транспорт һәлакәте булган.
Исерек шофер «Шевроле Нива»да техник хезмәт күрсәтү станциясе бинасына барып бәрелгән, шуннан соң аның машинасы юл кырыена төшеп әйләнгән. Исерек килеш руль артына утырган шофер һәм шулай ук салмыш пассажир автомобиль салонында кысылып калган.
Аларга коткаручылар ярдәм иткән. Төрле җәрәхәтләр алган ир-атларның икесен дә Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз