Казанда “Мега” сәүдә үзәге янында “Ленд Крузер” түбәсенә капланган

Һәлакәт Җиһанов һәм Камалиев урамнары чатында булган.
(Казан, 24 май, “Татар-информ”). Казанда “Мега” сәүдә үзәге янында “Ленд Крузер”, “Киа” автомобиле  белән бәрелешүдән соң, түбәсенә капланган. Юл-транспорт һәлакәте фотолары социаль челтәрләрдә чыкты.“Җиһанов һәм Камалиев урамнары чатында 55 яшьлек ир-ат идарәсендәге “Тайота” һәм 23 яшьлек кыз идарәсендәге “Киа” бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте аркасында кроссовер түбәсенә капланган”, - дип ачыклык керттеләр шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясендә.Беренчел мәгълүматлар буенча ике машина йөртүче дә имгәнгән.