Казаннан Омскига кайткан ир-ат коронавирустан үлгән

Covid-19 инфекциясеннән тыш, пациентка инсульт булган.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Омск өлкәсенең Большереческ районында яшәүче ир-ат Омск шәһәрендә коронавирустан үлгән. Ул Казаннан кайткан булган. Бу хакта Омск өлкәсе буенча Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән «Город55» хәбәр итә.

«Ир-атка 75 яшь булган. Ул Казаннан поездда кайткан, ике атна дәвамында өйдә авырган, аннары Омскига китерелгән», диелгән хәбәрдә.

Соңгы көннәрдә пациент авыр хәлдә һәм ИВЛ аппаратына тоташтырылган булган. Аңа инсульт булганы да ачыкланган.