Социаль челтәрләрдә Казанда АЗСта мотоциклга ут капкан видео таралды

Ут заправка станциясе янында туктап торган мотоцикл багын ялмап алган.
(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Казанда АЗСта мотоциклга ут капкан видео социаль челтәрләрдә чыкты.Кадрларда ягулык салу станциясе янында туктап торган мотоцикл багына ут кабуы күренә. Мотоциклчыларның берсе качарга ашыккан, ә икенчесе утны сүндерергә тырышкан. Шуннан соң мотоциклны станциядән читкә алып киткән.