Казанда яшәүче өлкән яшьтәге ханымны «зебра» да чит ил машинасы бәрдергән

Юл-транспорт һәлакәте Тэц урамында булган.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Казанда өлкән яшьтәге хатын-кыз «зебра»да чит ил машинасы тәгәрмәче астына эләккән, имгәнүләр алган. Бу хакта Шәһәр дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

«Кичә көндез «Хенде» машинасын йөртүче хатын-кыз, башлангыч мәгълүматларга караганда, Тэц урамында юл кичүендә 64 яшьлек хатынга юл бирмәгән һәм аны бәрдергән», - дип хәбәр иттеләр ЮХИДИдә.

Һәлакәттә зыян күрүчене теш казналыгы һәм аягы сынган, тезе яраланган хәлдә хастаханәгә китергәннәр.