420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Чаллыда тәрәзәдән егылып төшкән дүрт яшьлек кызның әти-әнисенә җинаять җаваплылыгы яный, дип яза «Челнинские известия» газетасы.
Сабый Чаллыдагы йортта икенче каттагы фатир тәрәзәсеннән узган якшәмбедә егылып төшкән. Әти-әниләре ни беләндер мәшгуль булган арада, кыз тәрәзә төбенә менеп, москит челтәренә таянган. Москит челтәре сабыйны «тотып тора» алмаган һәм кыз урамга егылып төшкән.
Хәзер ул хастаханәдә ята.
Кызның әти-әниләре «Ата-ана вазифасын тиешенчә үтәмәү» маддәсе буенча административ яки җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин.