Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан кешесе инвалидлык бирмәгән өчен табибның башына чүкеч белән суккан
Якын арада Азнакайда яшәүче 24 яшьлек ир-атка карата җинаять эше судка җибәреләчәк.
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Азнакайда яшәүче 24 яшьлек егет инвалидлык бирмәгән өчен өлкән яшьтәге табибның башына чүкеч белән суккан. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Тикшерү мәгълүматы буенча, узган ел 24 яшьлек ир-ат инвалидлык рәсмиләштерү үтенече белән күп тапкыр Азнакай үзәк район хастаханәсенә 71 яшьлек терапевт янына килгән. Табиб пациентка махсус учреждениегә мөрәҗәгать итәргә һәм тикшерү узарга кирәк дип аңлаткан.
2021 елның 12 гыйнварында ир-ат янә хастаханәгә килгән. Ул табибны тапкан һәм башына чүкеч белән суккан. Пациентны терапевтның хезмәттәшләре туктаткан.
Ир-атны тоткарлаганнар һәм тикшерү изоляторына җибәргәннәр. «Хезмәт эшчәнлеге белән бәйле рәвештә, бу затка үтерү өчен һөҗүм итү»» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Якын арада җинаять эшен судка җибәрәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз