news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы тугыз катлы йорт ишегалдында ике яшьлек сабыйны машина бәрдергән

Авария кичке бишенче яртылар тирәсендә Сәлимҗанов урамындагы 14нче йорт ишегалдында булган.

(Казан, 24 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казандагы тугыз катлы йорт ишегалдында ике яшьлек сабыйны машина бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Авария кичке бишенче яртылар тирәсендә Сәлимҗанов урамындагы 14нче йорт ишегалдында булган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, «Рено» автомобилен идарә итүче 64 яшьлек ир-ат имин тизлек сайламаган һәм ике яшьлек сабыйны таптаткан.

Нәтиҗәдә, сабый аягын авырттырган. Урынга килгән ашыгыч ярдәм табиблары, малайны тикшергәннән соң, өенә кайтарып җибәргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100