Лаеш районында ике җиңел машина кара-каршы бәрелешү нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күргән

Габишево авылының Яшьләр проспектында «Рено Аркана» һәм «Рено Дастер» автомобильләре бәрелешкән.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Лаеш районында ике җиңел машина кара-каршы бәрелешү нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына аварияне күргән кешеләр хәбәр итте

Габишево авылының Яшьләр проспектында «Рено Аркана» һәм «Рено Дастер» автомобильләре бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, төрле тән җәрәхәтләре алган 39 яшьлек хатын-кыз, 57 яшьлек ир-ат, 10 яшьлек малай һәм 7 яшьлек кызны Республика клиник хастаханәсенең травматология үзәгенә озатканнар.