news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада күп катлы йорт фатирындагы саунада янгын чыгып, 24 кешене эвакуацияләгәннәр

14 кешене җиденче кат тәрәзәсеннән автобаскыч буйлап җиргә төшергәннәр.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Алабугада күп катлы йорт фатирындагы саунада янгын чыгып, 24 кешене эвакуацияләгәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

18.16 сәгатьтә 112 бердәм номерына Алабуга шәһәренең Таҗи Гыйззәт урамындагы тугыз катлы йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Урынга Алабуганың янгын-коткару гарнизоны бүлекчәләре юл тоткан.

Янгын сүндерүчеләр күп катлы йорттан 24 кешене, шул исәптән өч баланы эвакуацияләгән, 14 кешене җиденче кат тәрәзәсеннән автобаскыч буйлап җиргә төшергәннәр.

19.22 сәгатьтә янгынны тулысынча сүндергәннәр, аның мәйданы 9 квадрат метр тәшкил иткән. Зыян күрүчеләр юк. Хәзер белгечләр янгынның сәбәпләрен ачыклый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100