Казанда Чуйков урамында 22 яшьлек егеткә пычак белән һөҗүм иткәннәр

Һөҗүм итүдә ике яшь егет шикләнелә, җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). 22 февральдә төнге сәгать унберенчедә Казанда Чуйков урамында 22 яшьлек егеткә һөҗүм иткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең җәмәгатьчелек буенча элемтәләр бүлеге җитәкчесе Рәшит Хәмидуллин хәбәр итте.

Яшь ир-ат берничә пычак ярасы, баш җәрәхәте алган һәм госпитализацияләнгән. Шәһәрнең 7нче клиник хастаханәсендә хәбәр итүләренчә, егетнең хәле уртача авыр дәрәҗәдә. Операциядән соң аны нейрохирургия бүлегенә күчергәннәр.

«Әлеге һөҗүм КФУда укыган Чад Республикасы гражданины үлеменә кагылышлы дип матбугатта таралган хәбәрләр дөреслеккә туры килми. Бу ике очрак бер-берсе белән бөтенләй бәйләнмәгән», – дип аңлатты «Татар-информга» Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең җәмәгатьчелек буенча элемтәләр бүлеге җитәкчесе Рәшит Хмидуллин. «Татар-информ» мәгълүматлары буенча, һөҗүм итүдә ике яшь егет шикләнелә. Зыян күргән егетнең алар белән таныш булу ихтималы кире кагылмый.

Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган.