ТР Алабуга районында йөк машинасы һәм ике җиңел машина катнашындагы һәлакәттә бала зыян күргән

Һәлакәт урыныннан өч кеше хастаханәгә салынган

 (Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Кичә кич ТР Алабуга районында өч автомобиль катнашында һәлакәт булган. Бүген ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге хәбәр иткәнчә, авария сәгать 16.20 Мәскәү - Уфа автомобиль юлының 104 нче километрында булган.

“Рено Дастер” автомобилен йөртүче 1968 нче елгы ир машиналарны узу тыелган участокта узышка чыккан. Ул каршы як полосага чыгып, 1969 нчы ир йөрткән “Фрейтлайнер” йөк автомобиленә бәрелгән.

Бәрелү нәтиҗәсендә, йөк машинасы каршы полосага чыккан һәм руле артында 1988 нче елгы егет утырган “ВАЗ-2110” автомобиленә бәрелгән.

“Рено Дастер” автомобиленең йөртүчесе, 2006 нче елгы һәм 1965 нче елгы пассажирлары төрле җәрәхәтләр белән районның үзәк хастаханәсенә китерелгән.