news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районының Биклән авылы мәктәбеннән балаларны эвакуацияләгәннәр

Мәктәпнең электрон почтасына билгесез кешедән шартлаткыч җайланма куюлуы турында хәбәр килгән.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген иртән Татарстанның Тукай районы Биклән авылы мәктәбенең электрон почтасына билгесез кешедән хат килгән. Ул бинага шартлаткыч җайланма куюы турында язган.

Мәктәп администрациясе шунда ук 150гә якын укучыны һәм ике дистә укытучыны эвакуацияләгән. «Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, ашыгыч хезмәттә эшләүчеләр бинаны тикшергән, мәктәптә шартлаткыч корылма табылмаган

Агентлыкка Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итүенчә, авыл мәктәбенә район прокуроры килгән.

«Хат авторының шәхесен ачыклау эшләре бара. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә», — диде Руслан Галиев. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100