news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда карак һөҗүм иткәннән соң эзен бутар өчен киемнәрен ертып ташлаган

Әлмәттә элек хөкем ителмәгән 58 яшьлек ирне кайнар эздән тоткарлаганнар.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Әлмәттә карак хатын-кызга һөҗүм иткәннән соң, эзен буташтырыр өчен юл буйлап кием-салымын ташлап барган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итте.

Полициягә зыян күргән ханымның улы мөрәҗәгать итә. Ул хокук сакчыларына кич белән Ленин һәм Маяковский урамнары киселешендә әнисенә билгесез ир-атның һөҗүм иткәнлеген сөйли. Шулай ук полиция хезмәткәрләренә

җинаятьченең аңа берничә тапкыр сугуы, шул сәбәпле ханымның егылуы, ә каракның аның сумкасын алып качуы хакында билгеле була. Хатын үз әйберләрен бирергә теләмичә, үзен кыерсытучы артыннан йөгереп тә, куып тота алмаганын белдерә.

Эзләрен яшерергә теләп, карак үзенең өс һәм аяк киемнәрен өзгәләп, төрле якка ташлый. Ләкин полиция хезмәткәрләре җинаятьтә гаепләнгән ир-атны кайнар эздән тоткарлыйлар. Ул Әлмәттә яшәүче 58 яшьлек ир булып чыккан.

Хәзер тикшерү барган вакытта ир-аттан читкә чыгып китмәү турында кисәтүгә кул куйдырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100