Казанда бер тәүлек эчендә 202 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Узган тәүлектә Казанда 202 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шул исәптән ике җәяүлене машина бәрдергән
(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”). Узган тәүлектә Казанда 202 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шул исәптән ике җәяүлене машина бәрдергән.
Аварияләр нәтиҗәсендә, ике җәяүле төрле тән җәрәхәтләре алган, дип хәбәр итә Казан эчке эшләр идарәсенең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе матбугат хезмәте.
Мисал өчен, 27 яшьлек ир-ат идарә иткән “Рено” автомобиле, Чуйков урамы буйлап Әмирхан урамы юнәлешендә барганда, 48 яшьлек хатын-кызны бәрдереп китә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә сул як иңбашы сынган зыян күрүче хастаханәгә озатыла.
Кичә теркәлгән юл һәлакәтендә тагын бер хатын-кыз зыян күрә. 37 яшьлек ир-ат “иярләгән” “ВАЗ-2110” автомобиле, Эсперанто урамы буйлап Павлюхин урамы юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, 35 яшьлек ханымны таптата. Зыян күрүченең башы җәрәхәтләнә.
Казанда бер тәүлек эчендә уртача алганда 150 юл-транспорт һәлакәте теркәлә. Юл һәлакәтләренең артуы Татарстан башкаласындагы начар һава шартлары белән бәйле.