Яр Чаллыда яшәүче нәфрәт яки дошманлык кузгатуда шикләнелә

Хәзерге вакытта тикшерү алып барыла

(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлегендә Яр Чаллыда яшәүче 43 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылган. Ул РФ Җинаять Кодексының 282 нче маддәсенең 1 нче часте (нәфрәт яки дошманлык уяту, кешенең абруен кимсетү) буенча җинаять кылуда шикләнелә.
Башлангыч версия буенча, 2012 нче елның июленнән 2013 нче елның августына кадәр Яр Чаллыда, җинаять кылуда шикләнелүче Интернетта социаль челтәрләрнең берсендә башка кулланучыларга да үтемле булган экстремистик юнәлештәге текстлар һәм сурәтләр, шулай ук милли символика һәм атрибутика урнаштыра.

Психологик-лингвистик тикшеренүгә караганда, әлеге мәгълүмат милләт билгесе буенча билгеле бер затлар төркеменә карата милләтара нәфрәт һәм күрә алмау кузгатуга юнәлдерелгән.
Ир-ат гаебен таныган. Хәзерге вакытта дәлилләр туплау һәм аларны ныгытуга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре уздырыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Бу хакта РФ Тикшерү комитеты җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итә.