Лаешта берничә көн рәттән янгын чыккан

Фаҗига сәбәпләре ачыклана.
(Лаеш, 23 ноябрь, "Татар-информ", "Кама ягы", Александр Воржецов). Соңгы көннәрдә Лаеш районында берничә зур янгын булды. Бу турыда җирле басма яза.Столбищеда ут Нефтяниклар урамында 150 кв.м мәйданда шәхси йортны һәм хуҗалык корылмаларын юк итте. Усадыда “Луч” СНТда 108 квадрат метрлы бакча өе янды. Ә Нармонкада янгында ике кеше һәлак булды – ир һәм хатын. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.Россия МЧСының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе янгыннан саклану кагыйдәләрен төгәл үтәү һәм электр приборларыннан файдалану таләпләрен саклау кирәклеген искәртә. Ут белән эш иткәндә игътибарлы һәм аеруча сак булыгыз!