news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда дүрт автомобиль белән авария ясаган һәм качкан «БМВ» йөртүчесе тоткарланган

19 яшьлек егеткә бер елдан алып ел ярымга кадәр хокуктан мәхрүм ителү яки унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алыну куркынычы яный.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Казанда дүрт автомобиль белән авария ясаган һәм һәлакәт урыныннан китеп барган «БМВ» машинасын йөртүчене тоткарлаганнар. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте 16 октябрьдә Краснококшайская урамында була. «БМВ» зур тизлектә башка автомобильне узып киткәндә, аңа бәрелгән. Килеп бәрелүдән машина күршедәге ике автомобильгә ташланган һәм алар каршы як полосага чыгып, килүче машинага бәрелгән. «БМВ» туктап тормыйча, һәлакәт урыныннан китеп барган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре авария шаһитларыннан һәм анда катнашучылардан сорашкан, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны теркәү камераларыннан материалларны өйрәнгән. Бер фотода билгеләре буенча охшаш автомобильне тапканнар.

«БМВ» руле артында 19 яшьлек егет булган. Кичә аны тоткарлаганнар һәм полиция бүлегенә китергәннәр.

Егеткә машинаны куркыныч йөрткән, маневрлау кагыйдәләрен бозган һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан киткән өчен административ материаллар төзелгән. Хәзер аңа бер елдан алып ел ярымга кадәр хокуктан мәхрүм ителү яки унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алыну куркынычы яный.

Эш материаллары судка җибәрелгән.

Элегрәк «Татар-информ» Казанда «БМВ» машинасын йөртүче дүрт автомобиль белән авария китереп чыгаруы һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып китүе видеога эләккәнлеге турында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100