news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда автоледи ашыгыч ярдәм машинасына юл бирми һәм аңа бәрелә

Авария кичә кич Ломжа урамында була.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Казанда автоледи ашыгыч ярдәм машинасына юл бирми һәм аңа бәрелә. Ике кеше зыян күрә. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә сөйләделәр.

Кичә кич Ломжа урамында «Сузуки» кроссоверы руле артында 33 яшьлек хатын-кыз махсус сигналлар белән барган «Форд» ашыгыч ярдәм машинасына юл бирмәгән һәм аңа бәрелгән.

Авария нәтиҗәсендә 43 яшьлек һәм 35 яшьлек ашыгыч ярдәм машинасы пассажирлары зыян күргән. Медиклар караганнан соң аларны өйләренә кайтарып җибәрделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100