Казанның Салмачы бистәсендә булган авария видеокамерага эләккән

Юл һәлакәтендә 21 яшьлек кыз һәм 19 яшьлек егет җитди тән җәрәхәтләре алган.
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Салмачы бистәсендә булган авария видеокамерага эләккән. Юл һәлакәтендә 12нче модель «Лада» автомобиленең ике пассажиры җитди тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.«Кичә 20.40 сәгатьтә 12нче модель «Лада» автомобилен исерек хәлдә идарә итүче 20 яшьлек егет Гигорьев урамындагы 1нче йорт каршында, идарәсен югалтып, каршы як полосага чыккан», - дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән.Җиңел машина иң элек - 37 яшьлек ир-ат идарә иткән 14нче модель «Лада» автомобиле, шуннан соң «Лексус» белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, япон автомобиле юл читенә чыгып, юл билгесен аударган.Авариядә җитди тән җәрәхәтләре алган 12нче модель «Лада» автомобиле пассажирларын - 21 яшьлек кыз һәм 19 яшьлек егетне хастаханәгә озатканнар.Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы кичә кич Салмачы бистәсендә «Лада» автомобиленең зур тизлектә каршы як полосага чыгуы һәм ике машина белән бәрелешүе хакында хәбәр иткән иде.