“56 нчы квартал” җинаятьчел бандасы әгъзаларына суд карары чыкты

“56 нчы квартал” җинаятьчел бандасы вәкилләре рәшәткә артына озатылды
(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген ТР Югары Судында “56 нчы квартал” җинаятьчел бандасы әгъзаларына хөкем карары игълан ителгән. Барлык 11 гаепләнүче дә, шул исәптән, ике хатын-кыз төрле җинаятьләр кылуда гаепле дип табылган, дип белдерә Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте.
Суд җинаятьчеләрне 9 елдан алып, 24 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итә. Җәза вакытын алар гомуми һәм кырыс режимдагы төзәтү колонияләрендә үткәрәчәк.
Банданы оештыручылар һәм аның әйдәманнары – Олег Гринин һәм Виталий Чирков өчен җәзаның иң кырысы каралган. 24 ел ирексез гомеренең беренче 5 елын алар төрмәдә уздырачак.
Надежда Кулькова һәм Лилия Пешая кеше үтерүдә катнашуда гаепләнә. Аларга 9 елга ирегеннән мәхрүм булу җәзасы бирелгән.
“56 нчы квартал” җинаятьчел берләшмәсе вәкилләре, җинаятьчел банда оештыру, кеше урлау, караклык, чит милекне явыз ният белән юкка чыгару, законсыз төстә наркотиклар сатып алу, законсыз төстә корал саклау кебек җинаятьләр кылырга чирканмаган.