news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирустан вафат булган

Бүгенге көндә республикада Covid-19 инфекциясеннән 396 үлем очрагы теркәлгән.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирустан вафат булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Коронавирустан дүрт үлем очрагы расланган: 1935 һәм 1946 елгы ике хатын-кыз, 1948 һәм 1970 елгы ике ир-ат», — диелә ведомство хәбәрендә.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза ярдәмендә билгеләнде. Пандемия башланганнан бирле республикада 396 кеше инфекциядән үлгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100