news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән янындагы трассада чит ил машинасы һәлакәттә ян ягына ауган

Юл-транспорт һәлакәте алдагы көнне Әйшә бистәсе янында кичке сәгать унберләр тирәсендә булган.

Яшел Үзән янындагы трассада чит ил машинасы һәлакәттә ян ягына ауган
Эвелина Киселева

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Яшел Үзән янындагы трассада чит ил машинасы һәлакәттә ян ягына ауган. Бу хакта «Татар-информ»га фотоларны шаһитлар тапшырды.

Юл-транспорт һәлакәте кичә кичке сәгать унберләрдә булган. Авария Казан-Яшел Үзән трассасында килеп чыккан. Әйшә бистәсе янында чит ил машинасы ян ягына ауган.

Авария урынына полицейскийлар һәм ашыгыч ярдәм табиблары килгән. Юл-транспорт һәлакәте сәбәпләре һәм зыян күрүчеләр бармы-юкмы икәнлеге ачыклана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100