Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт районында Дала Зәе елгасындагы койманы сүткәннәр
Сосновка авылында яшәүче законсыз рәвештә койма куйган өчен штраф түләячәк.
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Әлмәт районының Сосновка авылында, Садовая урамы буенча Дала Зәе елгасына ирекле керү мөмкинлеге чикләнгән. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары, Урман Зәе елгасының су саклау зоналарын тикшерү барышында, закон бозу очрагына тап булган. Билгеле булганча, гражданин судан 9 метр ераклыкта тимер койма торгызган, ә яр буе полосасының һәркем файдалана алырлык киңлеге 20 метр булырга тиеш.
Физик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.12.1 маддәсе буенча («Гомуми файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына гражданнарның ирекле үтеп керүен тәэмин итү шартларын үтәмәү») административ беркетмә төзелгән. Экологлар таләбе буенча гражданинга металл койманы сүтәргә туры килгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз