Мәскәүдә лифтта һәлак булучылар - Сербия төзүчеләре

Тикшерү комитеты лифт ычкынып төшү очрагы буенча җинаять эше кузгаткан.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Мәскәүнең төньяк-көнчыгышында яңа төзелгән йортта лифт ычкынып төшеп китү нәтиҗәсендә төзүчеләр үлгән. Алар барысы да Сербия гражданнары булган. Бу хакта телеканалы РЕН ТВ хәбәр итә.

Искәртеп үтик: бүген Мәскәүдә Шеногин урамында яңа йортта лифт ычкынып төшеп киткән. Нәтиҗәдә биш кеше үлгән. Өч кеше һәлакәт урынында ук үлгән, тагын икесе - хастаханәгә барганда ашыгыч ярдәм машинасында.

Лифт кабинасы 12-19 катлар биеклегеннән ычкынып киткән дип хәбәр ителә Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча идарәсе сайтында. Бу факт буенча РФ ҖК 3 маддәсе 3 бүлеге ("Төзелеш эшләре вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу") билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер Тикшерү комитеты хезмәткәрләре объект төзелеше, шулай ук лифт урнаштыру һәм файдалану буенча документларны тикшерә. Беренче чиратта, алар лифт кабинасы ычкынуны һәм иминият системасы эшләмәү сәбәпләрен ачыкларга тиеш.

Тикшерүчеләр һәлакәт урынында эшли.