Яңа Чишмәдә яшәүче кулдан ясалган револьверны саклаганы өчен хөкем ителгән

Мөстәкыйль ысул белән ясалган кыска көпшәле, сырлы ату коралын саклаган ир-ат ике елга сынау срогы белән ике елга ирегеннән мәхрүм ителгән

(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Яңа Чишмәнең 28 яшьлек гражданины Фәнил Муксинов, ату коралы алу һәм саклауга рөхсәтсез, законсыз төстә үз өендә мөстәкыйль ысул белән ясалган кыска көпшәле, сырлы ату коралын саклаган.
Револьвер 5,6 миллиметр калибрлы спорт-ау патроннарына яраклаштырып ясалган. 28 нче июнь көнне Яңа Чишмә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан бу корал алына.
Яңа Чишмә районы суды карары белән, моңарчы җинаять җаваплылыгына тартылган ир-ат гаепле дип табылган һәм аңа 2 елга сынау срогы белән 2 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирелгән. Хөкем законлы көченә кергән, дип хәбәр ТР прокуратурасының матбугат хезмәте.