Түбән Камада “серияле” бур тотылган

Чаллы кешесен Түбән Кама балалар бакчаларында караклык белән шөгыльләнүдә гаеплиләр.
(Түбән Кама, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Каманың җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре “серияле” бурны тоткарлаган. Тикшерү версиясе буенча, Чаллыда яшәүче 36 яшьлек ир шәһәргә килеп, балалар бакчаларында караклык кылган.

Җинаятьче балалар белән саф һавада йөргәндә тәрбиячеләр караучысыз калдырган акча янчыкларын һәм кыйммәтле әйберләрен урлаган. Эчке эшләр идарәсе хәбәр иткәнчә, тоткарланган ир шундый 5 фактны таныган инде. Хәзер Автокаладан килгән “гастролер” Түбән Каманың тикшерү изоляторында ябылуда. Аңа җәза чарасын суд билгеләячәк.