Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төркиядә Польша туристлары утырган автобус һәлакәткә очраган
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 17 яшьлек гид-стажер үлгән.
(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Төркиянең Аланья шәһәрендә Польша туристлары утырган автобус юл-транспорт һәлакәтенә очраган, бер кеше үлгән, дип яза Milliyet газетасы.
Польшадан туристлар алып килүче автобус йөк машинасына бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 17 яшьлек гид-стажер үлгән, автобус йөртүчесе һәм 10 пассажир төрле җәрәхәтләр алган.
Һәлакәт урынына коткару хезмәтләре юнәлгән, барлык яралылар да хастаханәгә озатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз