Хабаровскида спортчыны үтерүдә шикле адәм хакында мәгълүмат бирүчегә акча ышандыралар

Акчалата бүләк 500 мең сум тәшкил итә.

(Казан, 23 август, "Татар-информ"). Хабаровскида пауэрлифтинг буенча дөнья һәм Европа чемпионы, 32 яшьлек Андрей Драчевны үтерүдә шикләнелеп, федераль эзләүгә бирелгән ир-атны тоткарларга ярдәм итәрлек мәгълүмат бирүчене ярты миллион сум акча белән бүләкләргә ышандыралар. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Хабаровск өлкә идарәсе хәбәренә сылтама белән ТАСС агентлыгы язып чыкты.  

 
"Аллахверановны тоткарларга ярдәм иткән мәгълүмат өчен Россия Эчке эшләр министрлыгы 500 мең сум күләмендә бүләкләү ышандыра", – диелгән хәбәрдә. Амурск шәһәрендә туган 1992 елгы Анар Аллахверанов Россия Федерациясе Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 2 нче бүлегенә ("Үтерү") туры килгән җинаять кылуда шикләнелә.
 
Исегезгә төшерәбез, 20 августта Хабаровскида кафеда чыккан низаг үзара сугышка китерә һәм Аллахверанов Андрей Драчевның башына берничә тапкыр суга. Спортчы хастаханәдә вафат була.