Чиләбедә яшәүчегә, 30 ел элек аның кызын алыштырган өчен, 1 миллион сум акча түләячәкләр

Бала тудыру йортында охшаш фамилияле Катя һәм Люция исемле кызларны алмаштыру турындагы эш буенча Чиләбе суды быел 23 августта карар чыгарган.

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Чиләбенең үзәк район суды 23 августта 30 ел элек бала табу йортында охшаш фамилияле Катя һәм Люция исемле кызларны алыштыру турындагы эш буенча карар кабул иткән. 70 яшьлек хатын-кыз башта - өч миллион сум, ә аннан соң балаларны бутаган табиблар хатасы өчен ун миллион сум акча таләп иткән. Үзәк район судының матбугат хезмәтенә сылтама биреп, «Комсомольская правда-Челябинск» язуынча, хатын-кызның таләбе өлешчә канәгатьләндерелгән. Аңа рухи зыян өчен бер миллион сум түләячәкләр, дип хәбәр итә “Башинформ”.

Бала тудыру йортына дәгъваны буталган кызларның берсе Люция бирергә уйлый. Ул биш миллион сумнан да ким булмаган компенсация таләп итәргә тели. Әлегә Екатерина дәгъва белдермәгән.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, кызларның берсе Чиләбедә калган һәм яхшы тормышта яшәгән, ә икенчесе газиз әнисеннән 50 чакрым ераклыктагы авылга башкорт гаиләсенә киткән. Люциянең әтисе булып саналган ир-ат кызының славяннарга хас тышкы кыяфәте белән килешә алмаган. Чираттагы табыннан соң ул рус милләтеннән булган күршесен үтергән. Кызның әнисе шул вакыйгадан соң эчүгә салышкан. 18 яшькә кадәр кыз балалар йортында яшәгән.

Катя бу елларда Чиләбедә мул тормышта үскән. Алыштыру буенча шик шунда ук барлыкка килгән, әмма элек андый әйберләр турында әйтү кабул ителмәгән. Ире үлгәннән соң әнисе үз кызын социаль челтәр аша эзләп тапкан. ДНК-экспертизасы туганлыкны 99,5 процент ихтималлык белән раслаган.