ТРның Питрәч районында юл-транспорт һәлакәтендә DAF һәм «КАМАЗ» йөртүчеләрнең гомере өзелгән

Тагын бер “КАМАЗ”ның йөртүчесе күп санлы җәрәхәтләргә дучар булган

  (Казан, 23 август, «Татар-информ»). Татарстанның Питрәч районында булган юл-транспорт һәлакәте нечкәлекләре билгеле булды. Анда ике кешенең гомере өзелгән.

Бу хакта ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте ачыклык кертте.

"Татар-информ" алдан хәбәр иткәнчә, бүген 9.30 сәгатьтә Мәскәү-Уфа юлының 868 км да Уссурийскидан килүче "DAF" йөк машинасы йөртүчесе, Мәскәүдә Уфа ягына барганда, тизлеген арттырган һәм каршы як полосага чыккан. Шулай итеп, ул 45 яшьлек яшелүзәнле идарәсендәге “КАМАЗ”га бәрелгән. Аннары шул “КАМАЗ”га аның артыннан хәрәкәт иткән 31 яшьлек казанлы идарәсендәге “КАМАЗ” килеп бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, "DAF" шоферы һәм «КАМАЗ» йөртүче яшелүзәнле алган җәрәхәтләреннән шунда ук үлгән. Икенче “КАМАЗ” йөртүчесе казанлы күп санлы җәрәхәтләргә дучар булган.