news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда йөк машиналары бәрелешкән, һәлак булучылар бар

Һәлакәт нечкәлекләре ачыклана

  (Казан, 23 август, «Татар-информ»). Татарстанда йөк машиналары бәрелешкән, һәлак булучылар бар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте белдергәнчә, бүген 9.23 сәгатьтә ТР Питрәч районында М7 трассасының 867 нче км да Екатериновка авылы тирәсендә өч йөк автомобиле катнашында һәлакәт булган.

ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, якынча мәгълүматларга караганда, һәлакәттә ике кешенең гомере өзелгән. Һәлакәт килеп чыгу нечкәлекләре, һәлакәттә зыян күрүчеләр саны ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot