news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә яшәүче хатын-кызның алимент буенча 200 меңнән артык бурычы җыелган

Суд аңа алты ай сынау срогы белән шартлы рәвештә өч ай ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде.

(Әгерҗе, 23 июль, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Әгерҗе районы прокуратурасы 32 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Аның алимент буенча бурычы 215 мең сумнан арткан. 

Судта билгеле булганча, гаепләнүче узган елның июнь аеннан алып быелның мартына кадәр 77 мең сумнан артык алимент акчасын түләүдән качкан. Аны моңа кадәр дә шундый ук тәртип бозу очрагы өчен административ җаваплылыкка тарткан булганнар.

Ул үз гаебен таныды. Суд аңа алты ай сынау срогы белән шартлы рәвештә өч ай ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде.

Суд карары әлегә үз көченә кермәгән. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100