Чаллыда ике машина бәрелешеп, өч кеше имгәнгән

Һәлакәт бүген иртән Моторная урамында булган.
(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”). Чаллыда ике автомобиль бәрелешеп, өч пассажир имгәнгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.Бүген ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 54 яшьлек ир-ат идарә иткән “Лада Ларгус” белән 51 яшьлек хатын-кыз идарә иткән “Киа Соренто” бәрелешү турындагы хәбәр килгән.Һәлакәт урынына килгән 54нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәткән һәм җимерелгән автомобильләрнең аккумляторларын сүндергәннәр.Юл-транспорт һәлакәтендә ”Лада” автомобиле пассажирлары зыян күргән. Бигрәк тә 51 яшьлек хатын-кыз күпсанлы имгәнүләр алган.“Лада”ның калган ике пассажиры - 30 яшьлек һәм 61 яшьлек хатын-кызлар бәрелеп имгәнгән һәм баш мие селкенгән. Зыян күрүчеләрне Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.