Рафаэль Шәвәлиев: “Статистика буенча, җәрәхәтләнгән-имгәнгән балаларның 3-4 проценты үлә, 20-25 проценты инвалид кала”

Бүген тән казасына дучар ителгән 42 бала Республика балалар клиник хастаханәсендә дәвалана, шуның 8е – авыр хәлдә

(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген балалар травматизмы – заманыбызның көннән-көн үсеш ала торган социаль проблемаларының берсе. Җәй айларында сабыйлар тагын да ешрак җәрәхәтләнә, имгәнә: бу чорда балалар җәрәхәтләнү-имгәнүләренең уртача айлык саны, елның калган фасыллары күрсәткечләре белән чагыштырганда, 38 процентка артыграк. Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев шул хакта хәбәр итте.

Ул китергән статистика мәгълүматларына караганда, дөньяда ел саен юл һәлакәтләрендә 260 меңләп баланың гомере өзелә, 10 млн сабый җәрәхәтләнә, имгәнә. Җир йөзендә көн саен 450 бала суга батып үлә, исән калган очракта да меңгә якыны инвалид булып кала, 128 бала, егылып төшү нәтиҗәсендә, җан бирә.

Рафаэль Шәвәлиев билгеләп узганча, былтыр Татарстанда 92 мең 200 сабый тән казасына дучар ителгән, аларның 5 мең 600е, шул исәптән 230 бала авыр хәлдә, республика хастаханәләренә озатылган. Бүген җәрәхәтләнгән, имгәнгән 42 бала Республика балалар клиник хастаханәсендә дәвалана, шуларның 8е – авыр хәлдә, дип сөйләде ул.

Рафаэль Шәвәлиев сүзләренчә, статистика буенча җәрәхәтләнгән-имгәнгән балаларның 3-4 проценты үлә, 20-25 проценты инвалид кала. “Балаларның тән казасына дучар ителүенең төп сәбәбе – аларны билгеле бер вакытта игътибарсыз калдыруда, – диде ул һәм гадәттән тыш очракны булдырмый калу өчен баланы үз яныңнан ерак җибәрмәскә, һәрвакыт күз уңында тотарга кирәклегенә басым ясады. – Ник дигәндә, ул теләсә кайсы мизгелдә җәрәхәтләнә, имгәнә ала һәм бу мизгелнең кайчан булачагын беркем дә әйтә алмый. Әти-әниләр бу хакта һәрвакыт истә тотсыннар иде”.

Чыгыш ясаучы балалар травматизмын кисәтүнең мөһимлегенә игътибар юнәлтте. Бу уңайдан ул профилактиканың балалар һәм яшүсмерләрнең ялын оештыру, аларны җәрәхәтләнү куркыныч янаганда саклап калу, һәм бигрәк тә тәрбияви-аңлату эшләре алып бару рәвешендә башкарылырга тиешлеген ассызыклады.

“Мәгълүмати ресурслар – плакатлар, мультфильмнар гына тиешле дәрәҗәдә нәтиҗә бирми. Шуңа әти-әниләр, укытучылар балаларга яшьтәшенең нинди дә булса тән казасына дучар ителү мисаллары, һәлак булу очраклары турында сөйләсеннәр иде. Мәктәпләрдә һәр гадәттән тыш очрак хакында укучылар белән сыйныфта, әти-әниләр белән җыелышларда фикер алышу кирәк”, – диде Рафаэль Шәвәлиев.

Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы җәрәхәтләнү-имгәнү төрләренең яшь буенча аерылуын билгеләп узды. Әйтик, имчәк балалар күп очракта егылып төшү нәтиҗәсендә җәрәхәтләнә. Мисал өчен, Республика балалар клиник хастаханәсендә бүген бу сәбәпле 3 сабый дәвалана. 30 см.дан гына егылып төшсәләр дә, имчәк балаларының сөякләре эчкә батып сына, баш миенә зыян килә.

“Күптән түгел хастанәбезгә 5нче каттан егылып төшкән 1 яшь тә 11 айлык баланы китерделәр. Кичә без аңа тагын 1 операция эшләдек. Бүген сабыйның хәле бик авыр, әмма тотрыклы”, – дип сөйләде Рафаэль Шәвәлиев.

Аның фикеренчә, балаларның, яшүсмерләрнең велосипедта йөргәндә тән казасына дучар ителүе дә аерым игътибарга лаек. Мисал өчен, бүген Республика балалар клиник хастаханәсендә велосипедтан егылып төшү нәтиҗәсендә җәрәхәтләнгән бала ята. Аны Алабугадан китергәннәр. Сабыйга берничә операция ясалган. Хәзерге вакытта ул тотрыклы авыр хәлдә. Баланың әти-әнисе гадәттән тыш очракның ни рәвешле килеп чыкканлыгын әйтә алмаган. Табиблар фаразлавынча, төп сәбәп – велосипед моделеның баланың яшенә карата дөрес сайланмавында.