“Тугызлы” машина велосипедтагы баланы бәрдергән

Бу хәл Яшел Үзән районы турысында булган
(Казан, 23 июнь, “Татар-информ). Кичә сәгать көндезге 1 нче яртыда Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлының 122 нче чакрымында, Яшел Үзән районы турысында, “ВАЗ-21099” автомобиле рулендагы 1967 елгы ир, юл йөрү кагыйдәләренең 10.1 пунктын бозып хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлек сайламау нәтиҗәсендә, каршысына килгән велосипедтагы 6 нчы класс баласын бәрдергән, дип хәбәр итә республика ЮХИДИ идарәсе.

Җәрәхәтләнгән, имгәнгән 1997 елгы әлеге бала Яшел Үзәннең үзәк район хастаханәсенә китерелгән, автомобиль исә – “Юл хәрәкәте иминлеге” коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы махсус стоянкасына.